news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Коллектив иммунитет 80 процент булганда, ковид сезонлы авыру булачак

Әлегә Россиядә коронавируска иммунитет халыкның өчтән берендә генә бар.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) эпидемиология үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов яңа коронавирус инфекциянең нинди шартларда сезонлы авыру булырга мөмкинлеге турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, бу коллектив иммунитет 80 процент дәрәҗәсендә булганда мөмкин, ә ул вакцинадан соң һәм авырганнан соң барлыкка килә. «60 процент җитәчәк дигән беренчел фаразлар, кызганычка, хәзерге вакытта бөтен дөньяда төзәтелгән», — дип китерә Горелов сүзләрен ТАСС.

Коллектив иммунитетка ирешү сроклары вакцинация темпларына турыдан бәйле, бу гражданнарның бу мәсьәләдә аңлы һәм актив булуына нигезләнгән, диде Горелов.

Әлегә Россиядә коронавируска иммунитет халыкның өчтән берендә генә бар — 40 миллион тирәсе кеше прививка ясаткан, ә 7,3 миллион авырган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100