Коронавирус йоктыручылар саны аз арткан төбәкләр билгеле булды

Алтайда бер тәүлектә авыручылар 0,15 процент тәшкил иткән.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә бер тәүлектә коронавирусның яңа очраклары Алтай Республикасында иң аз теркәлгән. Анда авыручылар 0,15 процент тәшкил иткән.

«Бер тәүлектә коронавирус йоктыручылар иң аз булган төбәкләр — Алтай Республикасы (0,15 процент), «Бурятия Республикасы (0,16), Магадан өлкәсе (0,17)», — дип хәбәр итә ковид таралуга каршы көрәш оператив штабына сылтама белән РИА Новости.