Чистайда балалар хастаханәсендә тоз бүлмәсе ачылды

Тозлы бүлмә сулыш органнары авыруларының саны — 35-40 процентка, нерв системасының — 15-20 процентка кимергә тиеш.

(Чистай, 26 сентябрь, «Татар-информ», «Чистай хәбәрләре», Гөлгенә Сафиуллина). Чистай балалар хастаханәсендә тоз бүлмәсе ачылды. Кечкенә пациентлар анда бушлай дәвалана алачак.

Балалар поликлиникасы хезмәткәрләре сүзләренчә, тоз бүлмәсен булдыру турында алар яңа бинага күчкәннән бирле уйланганнар. Ниһаять, «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән бу идея гамәлгә ашкан.

«Тоз бүлмәсе балалар комплекслы, профилактик дәвалана алсын өчен кирәк. „Татнефть“ хәйрия фонды грантлар алуга конкурс игълан иткәч, без бөтен коллективыбыз белән анда катнашырга, проект язарга булдык. Һәркем проектны әзерләүдә катнашты, үз өлешен кертте һәм безнең барысы да килеп чыкты — без грант оттык», — ди балалар поликлиникасы мөдире Ольга Гаврилова.

Проектны язу өстендә ярты ел эшләгәннәр, ә бүлмәнең үзен монтажлау нибары бер ай гына вакыт алган.

«Без 2019-2020 елларда балаларның авыруларын анализладык. Нәтиҗәләр балаларның тын юлларында вируслы кискен инфекция белән еш авырауларын күрсәтте. Әлеге авыру бронхитка, пневмониягә күчә. Медикаментоз дәваланудан тыш, тоз шахтасын ачу да кирәк иде. Шуңа күрә без тоз бүлмәсен урнаштыруга грант проекты язарга булдык», — дип сөйли проект авторы Наталья Князева.

Аны балалар поликлиникасы базасында ачу сәламәтләнгән балалар санын 75 процентка арттырырга һәм балаларда хроник авырулар куркынычын 25 процентка киметергә мөмкинлек бирәчәк. Тозлы бүлмә сулыш органнары авыруларының саны — 35-40 процентка, нерв системасының — 15-20 процентка кимергә тиеш,