Биектау табиблары яңа хастаханә ачылышына әзерләнә

Табиб кабинетларының урынын пациентлар күплегеннән чыгып билгеләгәннәр.

(Биектау, 26 сентябрь, «Татар-информ», «Биектау хәбәрләре», Галия Илдарова). Тиздән Биектау станциясендә яңа хастаханә ачылачак. Анда пациентлар югары квалификацияле медицина-санитар ярдәме алачак. Биредә заманча югары технологияле җиһазлардан файдаланып эш итәчәкләр.

Бинаны төзегәндә медицина персоналын яхшы эш шартлары белән тәэмин итүдән тыш, бирегә килүчеләр өчен уңайлы мохит булдырырга да тырышканнар. Табиб кабинетларының урынын пациентлар күплегеннән чыгып билгеләгәннәр. Бу чиратлар булмасын өчен алдан уйлап шулай эшләнелгән.

Хастаханәнең беренче катында нур диагностикасы бүлеге урнашачак. Сәламәтлек саклау министрлыгының илкүләм программасын гамәлгә ашыру өчен бөтен шартлар да тәэмин ителәчәк. Белгечләр әйтүенчә, яңа җиһазлар профилактик медицина тикшерүләренең сыйфатын яхшыртырга булышачак. Димәк, күп кенә авыруларны иртәрәк ачыкларга мөмкин булачак.

Биектау Үзәк район хастаханәсендә яңа маммограф аппаратына да сөенәләр. Алга таба районда яшәүче 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар диспансеризация узганда онкологик авыруларны да тикшертә алачак. Маммография ысулы төрле шешләрне иртә стадиядә үк ачыкларга ярдәм итә.

Икенче катта профильле белгечләр эшләячәк. Биредә психиатр, нарколог, офтальмолог, дерматолог, лор, ФГДС, прививка ясату, кан алу бүлмәсе, гинекология бүлеге урнашачак. Өченче катта стоматология бүлеге урын алачак.

«Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа сырхауханәгә өстәмә ставкалар раслады. Белгечләргә кытлык булмаячак. Биектау районында өлкән яшьтәгеләр саны 50 меңнән артып китте, заманча сәламәтлек саклау учреждениесы да күптән кирәк иде. Безгә озак көтәсе калмады, шуңа сөенәбез», — ди хастаханә эшчәнлеге буенча баш табиб урынбасары Гөлфирә Ситдыйкова.

Яңа хастаханә ачылгач, бүгенге көндә хезмәт күрсәтүче бинага балалар сырхауханәсен күчерү күздә тотыла. Ә аның урынында фильтр булачак.