news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Халыкның 1,4 процентка якыны ковид белән авырганчы ис сизми

Кайбер очракларда ис сизмәү ел буе һәм аннан да күбрәк дәвам итәргә мөмкин.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Халыкның 1,4 процентка якыны яңа коронавирус инфекциясе белән авыруга кадәр ис сизү буенча кимчелеккә ия. Бу хакта ТАССка сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Роспотребнадзор эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтының клиника-аналитика эше буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная сүзләренчә, 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 50 процентында һәм 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 80 процентында ис сизү буенча тайпылыш ешрак очрый. Ис сизүгә нейродегенератив авырулар, шикәр авыруы, тәмәке тарту да йогынты ясый.

Пшеничная сүзләренчә, коронавирустан соң ис сизүне кайтару дәвамлылыгына ничә яшьтә булу, начар гадәтләр, авырулар һәм организмның индивидуаль үзенчәлекләре йогынты ясый ала. Кайбер очракларда ис сизмәү ел буе һәм аннан да күбрәк дәвам итәргә мөмкин.

«Ис сизү бөтенләй кире кайтмау мөмкинлеге турында әйтергә кыен, чөнки моңа күп факторлар йогынты ясый, күзәтү чоры да әле бу турыда фикер йөртергә мөмкинлек бирми», — дип аңлатты Пшеничная.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100