news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 49 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 23 724 очрагы теркәлгән.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«18 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 30, Чаллыда — сигез, Тукай районында — җиде, Бөгелмә районында – ике, Актаныш һәм Баулы районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 23 724 очрагы теркәлгән, 21 080 кеше (шуларның 56сы – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 783,6 мең кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 555,2 мең кеше вакцинацияне тулысынча узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100