news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда ковидтан прививка ясатмаган пациентларны хастаханәгә яткырмаячаклар

Республикада яшәүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме вакцинация узу турында сертификат булу-булмауга карамастан күрсәтеләчәк, диде республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда ковидтан прививка ясатмаган пациентларны план буенча госпитализацияләүдән баш тартачаклар. Бу турыда республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

«Баш табиблар һәм әйдәп баручы белгечләр фикеренчә, хәзерге вакытта онкология һәм кардиология ярдәменнән кала, пациентларны планлы госпитализацияләү коронавирустан мәҗбүри вакцинация булган очракта гына мөмкин итү кирәк. Бу медицина оешмасында ковид таралу куркынычын киметү һәм өзлексез медицина ярдәме күрсәтә алу өчен кирәк», — диде Максим Забелин.

Министр сүзләренчә, республикада яшәүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме вакцинация узу турында сертификат булу-булмауга карамастан күрсәтеләчәк. Шулай ук онкология һәм кардиология буенча ярдәм күрсәткәндә дә пациентлардан коронавирустан прививка таләп ителмәячәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100