Татарстанның Республика клиник хастаханәсе баш табибы коронавирустан прививка ясатты

Шәвәлиев хезмәттәшләрен аның үрнәгенә иярергә һәм үзләрен һәм якыннарын коронавирус йоктырудан сакларга чакырды.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Татарстанның Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев коронавируска каршы вакцина ясатты. Бу хакта социаль челтәрләрдә шәһәрнең 18нче хастаханәсе битендә хәбәр ителә.

«Дөресен генә әйткәндә, мин коронавирусны өйгә - әти-әниләр, якыннарыма алып кайтудан куркам. Аларны сакларга кирәк. Мин үзем җиде-сигез ай элек коронавирус инфекциясе белән авырдым. Хәзер мин тикшерендем, иммунитет бик зәгыйфь, Covid-19 вирусына каршы торырлыгы юк диярлек», — диде табиб.

Республика клиникасының баш табибы 18нче Казан хастаханәсендә «Спутник V» вакцинасыннан прививка ясатты.

Шәвәлиев хезмәттәшләрен аның үрнәгенә иярергә һәм үзләрен һәм якыннарын коронавирус йоктырудан сакларга чакырды.