Казанда 18 июньдә Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге ачыла

Алты катлы бина 100 койкага исәпләнгән.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Балалар Республика клиник хастаханәсе базасында балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге 18 июньдә ачылачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Балалар Республика клиник хастаханәсе базасында „Сәламәтлек саклау“ илкүләм проекты һәм „Татарстан Республикасында балалар сәламәтлеген үстерү“ төбәк проекты кысаларында балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәген төзү һәм файдалануга тапшыру буенча эшләр тәмамланды», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Яңа хастаханәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм республика Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марат Садыйков ачар дип планлаштырыла.

Балалар онкология үзәге төзелеше узган елның гыйнварында башланган иде. Алты катлы бина 100 койкага исәпләнгән.