news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 белән авыручыларның 15 процентын 65 яшьтән өлкәнрәк тәшкил итә

«Саклану чараларын, бигрәк тә 65 яшьтән узганнар өчен, дәвам иттерү мөһим. Чит-ят кешеләр белән аралашу ярамый», — диде Марина Патяшина.

Татарстанда Covid-19 белән авыручыларның 15 процентын 65 яшьтән өлкәнрәк тәшкил итә
Михаил Захаров

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яше 65 тән узган кешеләр Татарстанда коронавирус белән барлык авыручыларның 15 процентын тәшкил итә. Бу хакта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Бүген республикада коронавирус диагнозы барлыгы 2912 кешедә расланган. «Вирусның авыр очраклары 1 проценттан ким. Бу безнең риск төркемендәге кешеләрне өйдә тотып кала алуыбыз турында сөйли. Димәк, олы яшьтәгеләр дә дисциплина күрсәткән, чит-ятлар белән аралашмаган», — диде Патяшина.

Аның сүзләренчә, вазгыять яхшырса да, яңа очракларны ачыклау кимесә дә, аның какшап китүе бик ихтимал. «Изоляция кагыйдәләрен бозу яңа очраклар артуына китерәчәк. Авыручылар саны тагын арта башласа, без яңадан чикләүләр кертергә мәҗбүр булачакбыз. Саклану чараларын, бигрәк тә 65 яшьтән узганнар өчен, дәвам иттерү мөһим. Чит-ят кешеләр белән аралашу ярамый», — диде ул.

Марина Патяшина коронавируска тикшерүләр артканын әйтте. 8 майга кадәр көненә 3 мең тест ясалса, бүген 4,5 мең тест үткәрелә. Коронавирусны ачыклау буенча 18 лаборатория эшли. Диагностика чорында барлыгы 130 мең 314 тест үткәрелгән.

Баш санитар табиб җәмәгать транспортында перчатка, битлек киеп килгәч тә, эш урынында салып, иркенәймәскә, эштә дә саклану чараларын үтәргә киңәш итте. Авыручыларның 40-50 процентында чир симптомсыз узуын, ләкин алар йоктыру чыганагы була алуын искәртте.

«Коллективларда индивидуаль саклану чаралары кирәк. Кул юу өчен бөтен шартлар булырга тиеш. Һәр 15 минут саен кулга антисептиклар сөртеп торырга димим, ләкин җәмәгать урыннарыннан керсәгез яки ашау алдыннан эшкәртеп алырга була. Эш урыннары өслекләре сөртелергә тиеш. Шулай ук биналарны гел җилләтеп торырга кирәк. Вирус җил йөргәндә үләргә мөмкин», — диде Марина Патяшина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100