Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы илкүләм прививкалар календарен киңәйтергә тели

Вакцина ясалырга тиешле авырулар исемлегенә ротавирус, җил чәчәге, папилломавирус һәм менингококк инфекцияләрен кертү турында сүз бара

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау министрлыгы Россия хөкүмәтенә тагын 4 авырудан вакциналаштыру хисабына прививкаларның илкүләм календарен киңәйтергә тәкъдим итәчәк. Бу турыда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы норматив-хокукый җайга салу һәм  балаларга беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү бүлеге башлыгы Евгений Цой әйтте.

Аның сүзләренчә, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Федераль медицина-биология агентлыгы, Сәнәгать министрлыгы, Роспотребнадзор 2021 елның августында гражданнарга вакцинация уздырыла торган йогышлы авырулар исемлеген киңәйтү мәсьәләсе буенча хөкүмәткә доклад кертергә тиеш. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк башкарылган эшне исәпкә алып, <…> хөкүмәткә докладка без, барыннан да элек, илкүләм календарьны киңәйтү буенча мәгълүматны кертергә кирәк дип саныйбыз. Шулай ук ул вакцина ясалырга тиешле авырулар исемлегенә ротавирус, җил чәчәге, папилломавирус һәм менингококк инфекцияләрен  кертү турында сүз бара», — диде Евгений Цой иммунопрофилактика буенча эксперт форумында.

Аның сүзләренчә, илкүләм календарьга 2022 елда ротавирус инфекциясе буенча үзгәрешләр кертеләчәк, 2023 елда -җил чәчәге, 2024 елда — папиллома вирусы, 2025 елда менингококк инфекциясе.