Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы илкүләм прививкалар календарен киңәйтергә тели

Илкүләм календарьга 2022 елда - ротавирус инфекциясе, 2023 елда — чәчәк авыруы, 2024 елда – папиллома вирусы, 2025 елда менингококк инфекциясе буенча үзгәрешләр кертеләчәк.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы РФ Хөкүмәтенә тагын дүрт авырудан вакцинация үткәрү хисабына илкүләм прививкалар календарен киңәйтергә тәкъдим итәчәк.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының балаларга беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне норматив-хокукый җайга салу һәм камилләштерү бүлеге башлыгы Евгений Цойга сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Федераль медицина-биологик агентлык, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) быелның августында Хөкүмәткә вакцинация уздырыла торган йогышлы авырулар исемлеген киңәйтү мәсьәләсе буенча доклад тапшырырга тиеш.

«Элек башкарылган эшне исәпкә алып без әлеге докладка, барыннан да элек, ротавирус инфекциясе, чәчәк авыруы, папиллома вирусы һәм менингококк инфекциясенә каршы прививкаларны да өстәп, илкүләм календарьны киңәйтүгә кагылышлы мәгълүматны кертү максатка ярашлы булыр дип уйлыйбыз», - диде Цой иммунопрофилактикага багышланган эксперт форумында.

Аның сүзләренчә, илкүләм календарьга 2022 елда - ротавирус инфекциясе, 2023 елда — чәчәк авыруы, 2024 елда – папиллома вирусы, 2025 елда менингококк инфекциясе буенча үзгәрешләр кертеләчәк.