Эксперт: Төбәкләргә ковидка каршы прививка ясаткан өчен бүләккә карта бирергә кирәк

Бонусны кибет, даруханә һәм рестораннарда файдаланып булачак.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Мәскәүдә «Миллион приз» программасы гамәлгә ашырыла башлады. Аның буенча 60 яшьтән узган кешеләр коронавируска каршы прививка ясаткан өчен бүләккә карта яки 1 мең сумлык промокод алачак. Эксперт әлеге тәҗрибәне башка төбәкләргә дә таратырга тәкъдим итте, дип яза «Известия» газетасы.

«Әлбәттә, бу вакцинация пунктлары янында өлкән яшьтәге кешеләрдән чират хасил итәрлек бюджет түгел. Шуңа да карамастан, прививка ясатырга җыенган кешеләр өчен ул күңелле яңалык булачак. Бу тәҗрибәне башка төбәкләргә дә таратырга кирәк. Анда матди кызыксындыру аеруча актуаль булачак», - дип белдерде «Лидер медицины» медицина үзәге баш табибы Евгений Тимаков.

Мәскәүдә әлеге программа бүгеннән старт ала. Башкалада яшәүче 60 яшьтән узган кешеләргә поликлиника һәм вакцинация пунктларында 1 мең сумлык карта яки шул ук суммага промокод тапшырылачак. Бонусны кибет, даруханә һәм рестораннарда файдаланырга мөмкин.