Жаворонков Covid-19 белән авырганнан соң кайчан прививка ясатырга кирәклеген аңлатты

Пандемия башында коронавирус белән авырган кешеләрнең хәзер коронавируска иммунитеты юк.

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Covid-19 белән авырганнан соң коронавируска каршы прививканы антитәнчекләр патогенга карата эшләми башлагач ясатырга кирәк. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Белгәнегезчә (моны федераль дәрәҗәдә дә әйтәләр, фәнни мәкаләләрдә дә дәлилләр китерелә) иммунитет 6-8 ай дәвам итә. Шуңа күрә әгәр элегрәк моны эшләргә кирәкми, прививка ясатмагыз, сезнең иммунитет әле барлыкка килмәгән дип әйтсәк, бүген исә коронавирус белән 6-7 ай элек авырган очракта инде вакцинация узарга мөмкин дип әйтәбез, әлеге уңайдан бернинди каршылык юк», — дип искәртте спикер.

Жаворонков ачыклык керткәнчә, пандемия башында коронавирус белән авырган кешеләрдә инде антитәнчекләр бетеп килә.