Татарстанда табиблар Covid-19дан сәламәтләнгән кешеләрне күзәтүләрен дәвам итә

Covid-госпитальдән пациент турындагы мәгълүмат ул беркетелгән поликлиникада күренә.

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән дәваланып чыккан кешеләрнең сәламәтлеген күзәтүләрен дәвам итәләр.

«Барлык учреждениеләр дә Covid-19 кичергән пациентлар чирне ничек кичерүенә карап, билгеле бер вакыт динамик күзәтүдә булырга тиеш дигән шактый кырыс күрсәтмә алды», — диде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Министр урынбасары аңлатканча, ковидтан дәваланган авыруларны күзәтеп торырга кирәк, чөнки авыру нәтиҗәсе аз өйрәнелгән.

«Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ковид белән авырый торган пациентларны терки торган регистр булдырган. Бөтен поликлиника авырган һәр пациентны белә. Бу регистрга мәгълүмат провизор госпитальләреннән дә килә.

Мисал өчен, пациент амбулаториягә мөрәҗәгать итмичә йогышлы авырулар госпиталенә эләгә икән, анда пациент турында мәгълүмат тутыралар, аның кайда яшәве дә языла һәм ул беркетелгән поликлиника аны күрә. Бу поликлиника пациент дәваланып чыккач аны күзәтеп торачак», — дип аңлатты Владимир Жаворонков.

Әмма Сәламәтлек саклау министрлыгыннан ковидтан соң пациентларны күзәтеп тору буенча катгый озак вакытлы тәкъдимнәр юк. Covid-19 — чагыштырмача яңа чир, шуңа күрә бер-ике ел элек авырткан кешеләрне күзәтү мөмкин түгел.