news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында яшәүчеләр өчен социаль яклау бүлегендә махсус битлекләр тегәләр

Кулдан тегелгән маскалар сугыш ветераннарына, социаль ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә, гаиләләргә, мөмкинлекләре чикле район кешеләренә таратылачак.

Апас районында яшәүчеләр өчен социаль яклау бүлегендә махсус битлекләр тегәләр
http://apastovo.ru/

(Апас, 26 март, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләлә Сафиуллина). Медицина битлекләре җитмәү сәбәпле, Апас районы социаль яклау бүлегендә вирустан саклаучы махсус битлекләр тегү эше оештырылды. Бу эштә махсус грант нигезендә булдырылган тегү машиналары да ярдәмгә килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кулдан тегелгән маскалар сугыш ветераннарына, социаль ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә, гаиләләргә, мөмкинлекләре чикле район кешеләренә таратылачак. Һәм шулай ук социаль хезмәткәрләр дә тәэмин ителәчәк.

Күп тапкыр кулланып була торган марля битлекләр белән сугыш ветераннары, социаль ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр, гаиләләр, мөмкинлекләре чикле райондашлар тәэмин ителәчәк», дип белдерде коронавируска каршы көрәш эшче төркеме җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Битлекләр тегү эше белән социаль хезмәткәр Динара Корнева шөгыльләнә.

«Әлеге битлекләр дүрт катлы марля тукымадан тегелә. Аларны өч сәгатькә бер алышытырып торырга киңәш ителә. Кулланылган битлекләрне сабынлы су белән юып, киптереп, үтүкләп, кабаттан да кулланырга мөмкин», — ди ул.

Район халыкны социаль яклау бүлегендә коронавируска каршы катгый кисәтү чаралары үткәрелә. Биредә бинаны дезинфекцияләү, медицина битлекләрен куллану, кулларны сабын белән юу яки аларны антисептиклар белән эшкәртү күз уңында тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100