news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы ковид белән авыручылар саны җәйгә кимиячәк дип фаразлый

Инфекция таралу яңа көзге-кышкы сезонда кабат көчәергә мөмкин.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус белән авыручылар саны җәйгә кимиячәк, әмма көзен һәм кышын кабат артырга мөмкин. Бу хакта Сеченев исемендәге университетның эпидемиология һәм дәлилле медицина кафедрасы мөдире һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Брико әйтте, дип яза РИА Новости. 

Галим фикеренчә, авыручылар саны арту мизгелләрен «дулкыннар» дип атарга кирәкми, чөнки билгеле бер вакытларда «эпидемиологик процессның активлашуы» турында сүз бара. 

«Көзге-кышкы сезонда эпидемиологик процесс активлашырга мөмкин, әмма хәзер авыручылар саны җәйгә кимергә тиеш», — диде Фәннәр академиясе академигы «Covid-19 авыруы булганда медицина тернәкләндерүе: тәҗрибә һәм казанышлар» конференциясендә. 

Брико фикеренчә, коронавирус белән авыручылар саны артуны коллектив иммунитеты үсү һәм вакцинация тоткарлап торырга тиеш. Баштарак Россиядә коронавирусның өченче дулкыны булу ихтималын башка белгечләр дә бәяләгән иде. 

Россия Президенты Владимир Путин ФСБ коллегиясе утырышында «илнең коронавируска каршы көрәштәге» казанышларын шик астына кую омтылышлары турында кисәткән иде, дип хәбәр итте «Татар-информ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100