news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында берьюлы ике сәламәтлек саклау объекты ачылды

Модульле фельдшер-акушерлык пункты районда унберенчесе булды.

Чирмешән районында берьюлы ике сәламәтлек саклау объекты ачылды
«Безнең Чирмешән»

(Чирмешән, 26 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Кәркәле һәм Түбән Кәминкә авылларында берьюлы ике сәламәтлек саклау объекты ачылды.

Керкәледә 210 чамасы кеше яши. Әлеге авылдагы модульле ФАП районда мондый унберенче бина. Аны төзүгә, территориясен төзекләндерүгә республика бюджетының 2 миллион 300 мең сум чамасы акча тотылган.

«Яңа бина халык сәламәтлеген саклауга булышсын иде. ФАПны төзүдә күп көч куйган район үзәк хастахнәсе җитәкчелегенә, авыл җирлеге Советына, республика җитәкчеләренә, төзүчеләргә бик зур рәхмәт», — диде тантанада катнашкан район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов.

1700 чамасы кешегә хезмәт күрсәтүче Түбән Кәминкә табиблык амбулаториясен ачу мизгелләрен шушы авылның барча халкы күрде диярлек. Тантананы җыр белән башладылар.

Табиблык амбулаториясе коллективы якын көннәрдә монда күченәчәк. Тәҗрибәле табиб Максим Просвиркин җитәкчелегендәге коллективның киләчәктә дә макталып эшлисенә шик юк. Әле бүген дә алар адресына җылы сүзләр еш яңгырады.

7 миллион 400 мең сум акча тотып төзелгән амбулатория якын — тирәдәге биш авыл җирлеге халкына хезмәт күрсәтәчәк, биредә 8 кеше эшләячәк. Элек бина авыл кырыенда урнашса, хәзергесен үзәктә, бик җайлы урында төзегәннәр, заманча җиһазлаганнар. Әлеге объектларны ачу тантанасында төзүчеләргә бүләкләр дә тапшырдылар.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Лилия Мортазина әйтүенчә, Кармышта да яңа ФАП төзелергә тиеш. 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100