Роспотребнадзор Италия, Көньяк Корея һәм Иранга сәфәргә барудан тыелырга тәкъдим итте

Бу илләрдә Covid-19 коронавирус авыруы теркәлгән.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Россия гражданнарына Италия, Көньяк Корея һәм Иранга барудан баш тартырга тәкъдим итте, чөнки бу илләрдә Covid-19 коронавирусы кабынуы теркәлгән.

«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әлеге илләрдә булганда, яңа коронавирус инфекциясе (Covid-19) белән авыру куркынычы булу турында кисәтә», - дип искәртелә ведомство сайтында урнаштырылган хәбәрдә.

Шуңа бәйле рәвештә, Роспотребнадзор бу дәүләтләргә «коронавирус инфекциясе буенча эпидемиологик хәлне тотрыклыландыруга кадәр» барудан тыелып торырга киңәш итә.

РИА Новости, соңгы мәгълүматларга сылтама ясап, Италиядә Covid-19ны 320дән артык кеше йоктырган, шуларның 11е үлгән, дип билгеләп үтә. Көньяк Кореяда яңа коронавирус 1146 кешедә ачыкланган, шуларның 11е үлгән. Иранда 95 кеше авырый, шуларның 15е әлеге авырудан үлгән.

«Татар-информ» агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, КАМАЗ коронавирус аркасында тулы булмаган эш атнасына күчә.