news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эшкә сәләтле халыкның кайсы районнарда күбрәк үлгәне билгеле

Сәламәтлек саклау министры Мөслим, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Азнакай, Сарман, Ленингорск, Чистай үзәк район хастаханәләренең баш табибларына көчләрен амбулатор звено эшенә, табибларның һөнәри компетенциясен арттыруга юнәлтергә кушты.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда эшкә сәләтле халыкның кайсы районнарда күбрәк үлгәне билгеле. Аларны Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков коллегия утырышында әйтеп чыкты.

Эшкә сәләтле халык арасында үлемнең иң югары күрсәткечләре Яңа Чишмә (100 мең кешегә — 862,4), Югары Ослан (100 мең кешегә — 821,1), Кайбыч (100 мең кешегә — 736,5), Сарман (100 мең кешегә — 791,7), Минзәлә (100 мең кешегә — 794) районнарында теркәлгән.

«2021 елда эшкә сәләтле яшьтәге кешеләр арасында үлем күрсәткечләре өч процентка арткан һәм 18,2 процент тәшкил итә», — дип белдерде Марат Садыйков.

Ул республикада һәр районда үлем күрсәткечләренә анализ ясалганын әйтте. Җирле үзидарә башлыклары, хастаханә баш табиблары белән берлектә, районнарда вазгыятьне яхшырту буенча чаралар ниятләп куйган.

Министр Мөслим, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Азнакай, Сарман, Ленингорск, Чистай үзәк район хастаханәләренең баш табибларына көчләрен амбулатор звено эшенә, табибларның һөнәри компетенциясен арттыруга юнәлтергә кушты. «Моның белән даими шөгыльләнеп тору зарур», — диде Марат Садыйков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100