news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавируска каршы коллектив иммунитет 64,2 процентка җиткән

Кайбер төбәкләрдә бу күрсәткечнең төшүе күзәтелә.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Бер атнада Россиядә коронавируска каршы коллектив иммунитет 64,2 процентка җиткән. Әмма кайбер төбәкләрдә аның төшүе күзәтелә.

«Бүгенге көндә коллектив иммунитет дәрәҗәсе 64, 2 процент тәшкил итә. Кызганычка, бу күрсәткеч кайбер төбәкләрдә төшкән», — диде Владимир Путин катнашындагы Хөкүмәт киңәшмәсендә вице-премьер Татьяна Голикова.

Аның сүзләренчә, бу бер тапкыр прививка ясаткан яки авырып терелгән кешеләр ярты елдан соң ревакцинациягә килмәү сәбәпле килеп чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100