news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казан сырхауханәләре өчен 88 автомобильгә сертификат тапшырды

Бүгенгә кадәр Казан сырхауханәләрен транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсе актуаль булган.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан сырхауханәләре өчен 88 автомобильгә сертификат тапшырды.

«Табибларга коронавирус шартларында эш күләме тагы да артты. Сезгә башкарган эшегез өчен зур рәхмәт. Сәламәтлек саклау системасы өчен бу зур сынау булды. Эшегез нәтиҗәсендә барысын да булдырабыз. Игелекле машиналар булсын!» — дип мөрәҗәгать итте Президент.

Рөстәм Миңнеханов сырхауханәләргә каралган машиналарга сертификатны сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка тапшырды.

Казанның 9 нчы балалар сырхауханәсе баш табибы Марат Садыйков җавап чыгышында кайгыртучанлык, ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Президентына рәхмәтен җиткерде. «Амбулатор-сырхауханә звеносы 100 процент дәрәҗәдә яхшы эшләячәк, бер пациент та игътибарсыз, дәвалаусыз калмаячак дип ышандырабыз. Без булдырабыз!» — диде.

Барлык 88 «Lada Largus» машинасы газ балонны белән җиһазланган, бу бюджет чараларын экономияләргә мөмкинлек бирә. 

Бүгенгә кадәр Казан сырхауханәләрен транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсе актуаль булган. 2020-2021 елларда халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтү звеносында автотранспорт җитешмәгән, шунлыктан ковидка каршы көрәштә өстәмә ярдәм буларак такси машиналары да җәлеп ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100