news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин коронавирус инфекциясенә бәйле чикләүләрне гамәлдән чыгару мөмкинлеген бәяләде

2020 елның ноябреннән бирле беренче тапкыр кичә Россиядә коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр саны 20 меңнән азрак булды.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә санитар-эпидемиологик вазгыять тотрыклы төс ала, бу пандемия аркасында кертелгән чикләүләрне акрынлап гамәлдән чыгара башларга мөмкинлек бирде.

Бу хакта Sputnik радиосы Россия Президенты Владимир Путинга сылтама белән хәбәр итә.

Россия Студентлар көне уңаеннан югары уку йортларында белем алучылар белән очрашу вакытында дәүләт башлыгы илдә коронавирус йоктыручылар саны акрынлап кимүгә таба баруын искәртте.

«Тулаем алганда, илдә эпидемиологик вазгыять акрынлап тотрыклы төс ала. Бездә инде коронавирустан терелгән кешеләр саны аны йоктырган пациентлар исәбеннән артып китә. Инфекция эләктергән кешеләр кими. Хәзер алар 20 меңнән дә азрак», - дип билгеләп үтте Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100