news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин: Медицина ярдәме һәр төбәктә һәр кешегә ачык булырга тиеш

Хөкүмәт башлыгы пәнҗешәмбе көнне Хөкүмәтнең координация үзәгендә сәламәтлек саклау хезмәтен үстерү буенча киңәшмә үткәрде.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Сыйфатлы медицина ярдәме һәр төбәктә яшәүче һәр кешегә ачык булырга тиеш, дип белдерде РФ премьер-министры Михаил Мишустин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хөкүмәт башлыгы пәнҗешәмбе көнне Хөкүмәт координация үзәгендә сәламәтлек саклау хезмәтен үстерү буенча киңәшмә үткәрде.

«Сыйфатлы медицина ярдәме, әлбәттә, илебезнең һәр төбәгендә яшәүчеләргә ачык булырга тиеш», — диде ул.

Мишустин Хөкүмәт моның өчен барысын да эшләвен дәвам итә, дип искәртте.

«Безнең эштә ориентирлар, беренче чиратта, бу якындагы елларга Сәламәтлек саклау үсеше стратегиясе, ул Россия Президенты тарафыннан расланган. Дәүләт башлыгы конкрет бурыч куйды: 2030 елга халык санының тотрыклы үсешен тәэмин итү», — диде РФ премьер-министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100