Иммунолог: Ковидтан ревакцинация узу вакытын арттырулары ихтимал

Антитәнчекләр дәрәҗәсе җитәрлек күләмдә булган очракта, бу срок җиде -тугыз айга кадәр артырга мөмкин.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы беренче прививкадан соң ярты ел узгач Covid-19 коронавирусыннан ревакцинация узарга киңәш итә.

Тик кайбер россиялеләр өчен антитәнчекләр дәрәҗәсе җитәрлек күләмдә булган очракта, бу срок җиде -тугыз айга кадәр артырга мөмкин. Бу хакта «Клиникал Экселанс Групп» компаниясе генераль директоры иммунолог Николай Крючков белдерде, дип хәбәр итә Sputnik радиосы.

Эксперт сүзләренә караганда, тикшеренүләр вакцинациядән соң алты ай узгач та кайбер кешеләрнең иммунитеты шактый нык булуын күрсәтә.

«Соңгы мәгълүматлардән күренгәнчә, вакцинациядән соң антитәнчекләре чагыштырмача югары дәрәҗәдә булган кешеләр (ярты ел узгач яки авыру кичергәннән соң — Т-и иск.) очрый, бу вакытта аларга ревакцинацияне кичектереп торырга мөмкин. Әмма ахыргы җавап әлегә юк, чөнки антитәнчекләр дәрәҗәсенең һәм аларның саклау үзлекләренең үзара бәйләнешен тикшерү әле бара», — диде Крючков. 

Шул ук вакытта табиб кайбер сәламәт кешеләрдә коронавируска каршы антитәнчекләр җитәрлек булганда алар өчен бу срок арттырылырга мөмкин булуын искәртә.

«Кайбер яшь һәм сәламәт кешеләр өчен, хроник авырулары булмаганда, тикшеренүләр тәмамланганнан соң, бу вакыт тагын да күбрәк булыр, бәлки, сигез яки тугыз ай булыр», — дип фаразлый медицина фәннәре кандидаты.