news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Cоvid-19 кичергән кешеләр авыруның гадәти булмаган билгеләре турында сөйләде

Коронавирус белән авырып терелгән кешеләр хәтер югалу, пространствода ориентлаша алмау һәм вакытны чамалап булмау турында әйтә.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Соvid-19 инфекциясеннән дәваланып, инде терелеп килүче пациентлар когнитив функцияләр бозылуга зарлана. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Авыру кичергән кешеләр хәтер югалу, пространствода ориентлаша алмау һәм вакытны чамалап булмау турында сөйли. Шулай итеп, кеше арыганлык тоярга һәм «биш минутка» ял итәргә утырып, инде бер сәгать узганын сизмәскә мөмкин.

«Кайчагында мин үземә яхшы билгеле булган әйбер исемен искә төшерә алмыйм. Кирәк булган урынга түгел, башкасына барам һәм ни өчен барганымны онытам», — дип сөйли авырып терелгән кеше.

Табиб-реабилитолог Николай Дихтяренко аңлатуынча, мондый нәтиҗәләр организмның нерв системасына тәэсир итә торган гомуми интоксикациягә бәйле булырга мөмкин.

«Нерв тукымасы токсиннарга аеруча сизгер һәм шуңа күрә беренче чиратта зыян күрә. Бу симптомнарның кайчан узачагын әлегә беркем дә белми. Шуңа күрә авыру кичергән пациентларга организмны гомуми ныгытуда ярдәм итә торган дәвалау билгеләнә», — диде Дихтяренко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100