Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балалар республика клиник хастаханәсенә яңа җиһазлар китергәннәр
Казандагы хастаханә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында яңа аппаратлар алган.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Балалар республика клиник хастаханәсенә «Татарстан Республикасы Балалар сәламәтлек саклавының үсеше, балаларга медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны кертеп» региональ проекты һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында яңа җиһазлар китерелде. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.
Хастаханәгә «Canon Medical Systems Corporation» кирәк -яраклары белән бергә Vantage Elan магнит-резонанс томографы алып кайтканнар. Әлегә җиһазландыру процессы бара һәм ул якын арада файдалануга тапшырылачак.
MIR дигән спирометрия һәм пульсоксиметрия өчен аппарат та кайтарылган. Әлеге заманча тикшерү-диагностикалау медицина приборы артериаль капилляр канның гемоглобинын кислород (сатурации) белән туклануын үлчәү өчен билгеләнгән.
Шулай ук катнаш ЭКГ һәм АКБ мониторингы өчен эш станциясе һәм «Ret Cam Shuttle» цифрлы киң почмаклы ретиналь камера да китергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз