news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гинцбург «Спутник V» прививкасы алучыларның коронавирус йоктыру сәбәбен аңлатты

Чирләүчеләрнең 80 проценты сертификатны сатып алган кешеләр, дип искәртте белгеч.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). «Спутник V» прививкасыннан соң коронавирус йоктырган һәм аны авыр формада кичерүче россиялеләрнең 80 процентка якыны — ялган сертификат алган кешеләр. Бу хакта Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбургка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Спутник V» вакцинасы алган кешеләр мәгълүматлары күрсәткәнчә, каты авырыйлар икән, алар, кызганыч, ялган сертификатлардан файдаланган кешеләр. Алар арасындагыларның сертификатны 80 проценты сатып алган кешеләр», — дип искәртте белгеч.

Аның сүзләренә караганда, табиблар кешенең чыннан да «Спутник V» вакцинасын алганлыгын тикшерә ала. Экспертлар вакцина маркерлары булуга анализ үткәрә, һәм, тикшеренүләр күрсәткәнчә, «80 процент очракта бу маркерлар юк».

«Кешеләр акча сарыф итә, ә аннары үз акчаларына ук авырый һәм үлә. Алар үзләрен алдыйлар. Күрәмсең, аларның күзаллаулары психологик яктан үзгәрә. Алар, чыннан да, прививка ясатылган дип уйлап, төрле карантин чикләүләрен йомшарталар», — ди Гинцбург.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100