news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда биш катлы йортта шартлауда зыян күргән өч кеше реанимациядә ята

Шулай ук шартлауда зыян күргән 22 яшьлек кызны да хәрабәләр астыннан чыгарганнар һәм хастанәгә алып киткәннәр.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда торак йортта газ шартлау сәбәпле, зыян күргән өч кеше — 11 һәм 17 яшьлек абыйлы-энеле туганнар һәм 70 яшьлек ир-ат Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә реанимациядә ята.

«Медиклар зыян күрүчеләрнең хәлләрен тотрыкландыру өчен ашыгыч чаралар күрә», — дип сөйләделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Шулай ук шартлауда зыян күргән 22 яшьлек кызны да хәрабәләр астыннан чыгарганнар һәм хастанәгә алып киткәннәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100