news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оперштабта коронавирус очраклары иң акрын темпларда арта торган төбәкләрне атадылар

Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар арасында Татарстан да бар.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Чукот автономияле округында бер тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны бөтенләй артмаган, ә иң түбән темп (0,4 процент) Чечня Республикасында теркәлгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.

«Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: 1.Чукот автономияле округы — 0 процент, 2. Чечня Республикасы — 0,4 процент, 3. Мәскәү өлкәсе, Чувашия Республикасы, Дагыстан Республикасы, Татарстан Республикасы — 0,6 процент», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100