Әлки районы сәламәтлек саклау ветераннарына мактаулы исем бирелде

«Татарстан Республикасының мактаулы сәламәтлек саклау ветераны» исеме түш билгеләрен аларга муниципаль район советы утырышында район башлыгы Александр Никошин тапшырды.

(Әлки, 25 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы сәламәтлек саклау системасында күп еллар нәтиҗәле хезмәт иткәннәре өчен бер төркем медицина хезмәткәрләренә «Татарстан Республикасының мактаулы сәламәтлек саклау ветераны» исеме бирелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге мактаулы исемгә элекке баш табиб Әнәс Яруллин, элекке медицина статистигы Валентина Афанасьева, Югары Әлки фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшләгән Рузалия Фәтхетдинова, поликлиниканың физиотерапия кабинеты шәфкать туташы булып хезмәт куйган Рәминә Фәретдинова лаек булды.

Шулай ук табиб-педиатр шәфкать туташы булып эшләгән Зинаида Баганова, өлкән фельдшер Асия Гобәйдуллина, Яңа Салман табиблык амбулаториясе өлкән шәфкать туташы булган Рәшидә Сәйфетдинова, район үзәк хастаханәсенең элекке өлкән шәфкать туташы Рәхилә Мәрдиева дәрәҗәле исемгә лаек булды.  

«Татарстан Республикасының мактаулы сәламәтлек саклау ветераны» исеме түш билгеләрен аларга муниципаль район советы утырышында район башлыгы Александр Никошин тапшырды.