Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч телдә яман шеш барлыкка килү сәбәпләрен атады
Теш казнасы-бит хирург-онкологы Игорь Малиновский сүзләренчә, теләсә нинди хроник җәрәхәт онкология процесслары үсеш алсын өчен хәрәкәткә китерә торган механизмга әверелергә мөмкин.
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Пациентларның теш протезларына илтифатсыз мөнәсәбәте телдә яман шеш барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы теш казнасы-бит хирург-онкологы Игорь Малиновскийга сылтама белән хәбәр итә.
«Алып куела торган протез дөрес урнаштырылмаган, ул лайлалы тышчаны даими рәвештә кырган очракта бу еш кына хроник җәрәхәтләргә һәм моның нәтиҗәсе буларак онкология авыруларына китерә», - диде ул «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында.
Аның сүзләренчә, теләсә нинди хроник җәрәхәт онкология процесслары үсеш алсын өчен хәрәкәткә китерә торган механизмга әверелергә мөмкин.
Коронкаларның дөрес куелмавы яки тешләрнең сынуы да рак барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин, дип өстәде табиб. Мондый очракта яман шешнең сөяк патологиясе вакытында гына түгел, авыздагы лайлалы тышчада да барлыкка килүе ихтимал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз