news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч коронавирусны табиб ярдәменнән башка дәвалауның куркыныч нәтиҗәләрен атады

Аллерголог-онкоиммунолог Даниил Щепеляев искәрткәнчә, үзеңне-үзең дәвалау организмдагы балансны бозарга сәләтле һәм ул иммун системасын какшатырга мөмкин.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Вируска каршы препаратларны контрольсез кабул итү кешенең иммунитетында тискәре чагылыш табарга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы аллерголог-онкоиммунолог Даниил Щепеляевка сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, үзеңне-үзең дәвалау организмдагы балансны бозарга сәләтле һәм ул иммун системасын какшатырга мөмкин.

«Куркыныч һәрвакыт бар. Әлеге препаратларның барысы да диярлек иммун системага йогынты ясый. Иммун системагызның ничек эшләвен кайсыгыз әйтә ала?», - дип белдерде табиб.

Белгеч шулай ук үз белдегең белән азитромицин антибиотигын кулланмаска тәкъдим итте. Әлеге препаратны коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларга бактериаль пневмонияне булдырмас өчен табиб билгели. Хроник авырулары булмаган сәламәт кешеләрдә ул бераз гына аллергия китереп чыгарырга мөмкин, дип искәртте Щепеляев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100