news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб кайнар чәйнең зыяны турында кисәтте

Чәй файдалырак булсын өчен, аңа кипкән җиләк-җимешләр, тәмләткечләр һәм үләннәр кушарга киңәш ителә.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Кайнар чәй организмда яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин, дип кисәтә табиб.

«Көзге салкын көннәрдә күпләр кайнар чәй эчеп җылынырга ярата. Ләкин артык кайнар эчемлек сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин», дип белдерде медицина фәннәре кандидаты, табиб диетолог, гастроэнтеролог Маргарита Арзуманян. Бу хакта Sputnik радиосына сылтама белән РИА Новости яза.

«Урамда салкын һәм яңгырлы булганда, бер чынаяк кайнар чәй эчү җылылык иллюзиясен тудыра. Ләкин эчемлекнең температурасы артык кайнар булса, әлеге ләззәтнең җитди зарары да булырга мөмкин», — дип әйтте гастроэнтеролог.

«Кайнар эчемлекләр белән үткәрелгән тикшеренүләр бар, алар онкологик авыруларга китерергә, үңәч һәм бугаз зарарланырга мөмкин. Шуңа күрә без чәйне кайнап торган су белән пешермибез һәм аны суынгач кына эчәбез. Иң яхшысы — чәйнең тән температурасына тәңгәл булуы. Ул аз гына җылырак — 40 градус була ала, ләкин кайнарны эчәргә ярамый», — дип кисәтте Маргарита Арзуманян.

Аның сүзләренчә, чәйне пешергәннән соң, биш минут чамасы көтеп торырга кирәк. Ә чәйнең җылыту үзлегенә килгәндә, ул физик түгел, күбрәк психологик эффект дип саный табиб.

«Чәй шул мизгелдә җылыта: авыз температураны тоя, безгә җылынган кебек булып китә, ашказанында ул температураны тоймыйбыз. Бу күбрәк психологик эффект», — дип сөйләде гастроэнтеролог.

Чәй тагын да файдалырак булсын өчен, Маргарита Арзуманян аңа кипкән җиләк-җимешләр, тәмләткечләр һәм үләннәр кушарга киңәш итте. Мәсәлән, чабыр, зәңгәр мәтрүшкә, кипкән алма, киптерелгән әфлисун кабыгы яки дарчын, диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100