news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч үпкәләр зарарлануны аңлата торган беренче билгеләрне атады

Пульмонолог бу сиптомнар беленүгә үк табибка күренергә кирәклеген әйтте.

Белгеч үпкәләр зарарлануны аңлата торган беренче билгеләрне атады
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Белгеч үпкәләр чире башлануын аңлата торган төп билгеләрне атады. Әлеге симптомнар булган очракта, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта врач-пульмонолог Сергей Пурясовка сылтама белән «Известия» газетасы хәбәр итә. 

Сергей Пурясов сүзләренчә, сулыш алу кыенлашу, ютәл, тән температурасы күтәрелү һәм какырык барлыкка килү кешене сагайтырга тиеш. Иң беренче чиратта, даими рәвештә тын бетүдән интегүчеләрнең хәле кыенлаша.

«Алар үпкә авыруы вакытында тын бетү башка төрле икәнен яхшы белән. Әгәр ул озак еллар буена физик йөкләнеш вакытында сулыш кысылудан интексә, ә хәзер сулыш алу бөтенләй башкача кыенлашса, ул шундук чаң сугачак. Кешегә кисәк кенә һава җитми башлый, бу бик кискен була. Бу кеше шунда ук табибка йөгерәчәк», — ди Сергей Пурясов. 

Пурясов бу симптомнарны игътибарсыз калдырырга ярамавын кисәтте, юкса бу дәвалауны шактый катлауландырырга мөмкин, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100