Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган тәүлектә Татарстанда 35 кеше коронавирус йоктырган
12 кеше - хастаханәдә, 23 кеше өйдә дәвалана.
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 35 очрагы теркәлгән. Барлык пациентлар да вирусны аралашу юлы белән йоктырган.
«12 кеше - хастаханәдә, 23 кеше өйдә дәвалана», — диделәр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Казанда - 20, Чаллыда - 9, Актаныш районында ике очрак ачыкланган. Алексеевск, Югары Ослан, Лаеш һәм Мөслим районнарында берешәр кеше авырган.
25 июньгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда ковид йоктыру очраклары 22 250гә җитте. 20 011 кеше терелгән, шул исәптән 131 кеше узган тәүлектә дәваланып беткән.
Татарстанда яшәүче 490 877 кеше прививка ясаткан, алар арасыннан 360 935 кеше икенче прививка да алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз