Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Һиндстан Covid-19 штаммын йоктыруның 16 очрагы теркәлгән
Моннан тыш, 25 июнь мәгълүматлары буенча, Татарстанда Британия штаммы белән 32 авыручы билгеле.
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда 16 кеше Һиндстанның коронавирус штаммы белән авырый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Татарстанда Һиндстанның яңа коронавирус инфекциясе штаммы белән зарарлануның 16 очрагы теркәлде», - дип хәбәр итте ул.
Авыручыларның күбесе Казанда – 13 кеше, Югары Осланда, Лаешта һәм Питрәчтә берәр очрак теркәлгән.
Моннан тыш, 25 июнь мәгълүматлары буенча, Татарстанда Британия штаммы белән 32 авыручы ачыкланган. Алардан 25 кеше Казанда, икесе — Югары Осланда, Балык Бистәсе, Спас, Питрәч, Лаеш һәм Биектау районнарында берәр очрак билгеле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз