news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының 5 нче хастаханәсендә кабат инфекцион госпиталь оештырылды

Калган профильләр буенча планлы медицина ярдәмен шәһәрнең башка дәвалау оешмаларында күрсәтәчәкләр.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Бүгеннән, 25 июньнән башлап, Чаллының 5 нче хастаханәсендә ОРВИның, коронавирус инфекциясенең һәм пневмониянең катлаулы формасы белән авыручы пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен 350 урын булдырылды.

«Россия төбәкләрендә коронавирус инфекциясе белән авыручылар арту сәбәпле һәм узган елгы тәҗрибәгә нигезләнеп, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Чаллының 5 нче хастаханәсен вакытлыча инфекцион госпитальгә үзгәртү карары кабул итте», — дип сөйләделәр министрлыкта.

Госпиталь урыннар фонды резервын булдыру өчен провизор функциясен башкарачак.

Калган профильләр буенча планлы медицина ярдәмен шәһәрнең башка дәвалау оешмаларында күрсәтәчәкләр.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100