Россиядә коронавируска каршы массакүләм вакцинация көз көне башланырга мөмкин

Вакцинация ярты елдан тугыз айга кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Россиядә коронавируска каршы массакүләм вакцинация көз көне башланырга мөмкин. Бу хакта Н.Ф.Гамалей исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры Александр Гинцбург Беренче канал эфирында әйтте.

«Массакүләм вакцинация көз башында башланыр дип өметләнәбез. Әмма, әлбәттә, бар халык бу вакцинаны бер үк вакытта ала алмый», - дип сөйләде Гинцбург.

Аның сүзләренә караганда, иң яхшы очракта вакцинация процессы ярты елдан тугыз айга кадәр дәвам итәчәк.