Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нью-Йорктан кайткан Идел буе округы кешеләрен Татарстан обсерваторына урнаштырганнар
Уфадан төбәк обсерваторына барлыгы 99 кешене озатканнар.
(Казан, 25 май, «Татар-информ», Александра Давыдова). Кичә самолет белән Нью-Йорктан кайткан Идел буе федераль округы кешеләрен Татарстан обсерваторына урнаштырганнар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«99 пассажир өчен Удмуртия, Татарстан республикалары, Чиләбе, Самара, Ульяновск, Свердловск өлкәләре һәм Пермь крае Хөкүмәтләре Уфадан төбәкләргә автобус рейслары оештырды», дип яза басма.
АКШтан «Аэрофлот» авиакомпаниясенең SU 1258 рейсы белән Идел буе федераль округында яшәүче 126 кеше кайткан. «Аэрофлот» авиакомпаниясенең Boeing 777-300ER Нью-Йорктан 23 майда кузгалып киткән һәм кичә Уфа аэропортына төшкән.
«Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен тиешле барлык санитар-эпидемиологик чаралар да күрелде. Терминал, һава судносы Уфаның Үзәк санитар хезмәте белгечләре тарафыннан дезинфекцияләнде», - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз