Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның 16нчы хастаханәсендә коронавирус белән авыручылар өчен урыннар булдырылачак
Хәзерге вакытта коронавирус белән авыручыларны шәһәрнең тугыз хастаханәсендә дәвалыйлар.
(Казан, 25 май, «Татар-информ», Александра Давыдова). Казанның 16нчы хастаханәсендә коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен урыннар булдырырга ниятлиләр. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков оператив штаб киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта коронавирус белән авыручыларны Республика клиник хастаханәсе, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе, 7нче клиник хастаханә, 1нче балалар хастаханәсе, 2нче клиник хастаханә, сугыш ветераннары өчен госпиталь, 11нче шәһәр хастаханәсе һәм Биектау Үзәк район хастаханәсендә дәвалыйлар. 16нчы хастаханәдә дә урыннар булдыру күздә тотыла», - диде спикер.
Ул билгеләп үткәнчә, Казанда бу эшне җәелдерү пневмония белән авыручыларны үзәк округта туплау өчен дә кирәк.
«Пневмониягә шик булган яки «пневмония» диагнозы куелган пациентларны бер үзәккә туплау безгә мондый авыруларны дәвалауның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде», - дип өстәде Жаворонков һәм узган елның шул чоры белән чагыштырганда Татарстан башкаласында апрель аенда пневмониядән үлүчеләр кимүен искәртте.
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы шулай ук Казанда дүрт катлы йогышлы авырулар хастаханәсен төзү эшләре дәвам итүен билгеләп үтте. Анда барлыгы 232 урын булдырылачак, ә эпидемиологик вазгыять кискенләшкән очракта аларның саны ике тапкыр артырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз