Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны күп булган районнар билгеле

Бер атна эчендә яңа типтагы коронавирус очраклары республиканың 14 муниципаль районында ачыкланган.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның алты муниципаль районында — Теләче, Чүпрәле, Лаеш, Питрәч, Тәтеш, Биектау районнарында — Covid-19 тибындагы коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының югары күрсәткечләре билгеләнде. Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина шул турыда сөйләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Соңгы атнада барлыгы Covid-19 авыруы очраклары республиканың 14 районында беренче тапкыр теркәлде, диде докладчы.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда яңа типтагы Covid-19 коронавирус белән авыручылар саны 490 кешедән артып киткәнлеген хәбәр иткән иде.