Эпидемиолог карантинны 12 майга кадәр озайтырга тәкъдим итә

Табиблар һәм галимнәр авыруның пигы май бәйрәмнәреннән соң узачак, дип саный .

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясе аркасында кертелгән чикләүләрне ким дигәндә 12 майга кадәр озайтырга кирәк. «Микроб» Россия фәнни-тикшеренү институты директоры Владимир Кутырев шул турыда белдерде. Бу хакта «Известия» яза.

Пик май бәйрәмнәреннән соң ук узачак, дип саный табиблар һәм галимнәр. «Хәзер бөтен илдә диярлек кертелгән әлеге саклану чараларын дәвам итәргә кирәк…ким дигәндә, 12 майга кадәр. Бу уңай трендларның дәвамы булачак», — диде Кутырев җомга көнне, 24 апрельдә, РФ вице-премьеры Татьяна Голикова белән узган киңәшмәдә.

Шулай ук Кутырев төбәкләрдә эпидемиологик күзәтчелекне көчәйтергә кирәк, чөнки бу авырулар санын киметергә яки түбән дәрәҗәдә саклап калырга ярдәм итәчәк, дип белдерде.

Моннан тыш, аның иммун статусын билгеләү өчен, халыкка массакүләм тест үткәрү кирәк, дип саный эксперт.

Шул ук киңәшмәдә Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова ил хакимияте кешеләрнең контактларын чикләү буенча булган чараларны катгыйландырырга мөмкин, дип белдерде. Бу каралган чараларны кешеләр үтәмәгәндә эшләнергә мөмкин.

Попова сүзләренчә, күзәтү чорында коронавирус белән бәйле рәвештә үз-үзеңне изоляцияләүдән баш тартып булмаячак, диде.