«Ярдәм» фонды һәм мәчет хезмәткәрләре вакцинация узды

Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренчә, «Ярдәм» хезмәткәрләре кешеләр белән даими элемтәдә тора һәм шуңа күрә кунакларга һәм реабилитантларга вирус таратмас өчен, коронавирус инфекциясеннән сакланырга кирәк.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 24 март көнне Казанның «Ярдәм» фонды һәм мәчете коллективы коронавирустан прививка ясатты.

Вакцинация Рамазан ае алдыннан ковидны кисәтү чаралары кысаларында үткәрелде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

«Ярдәм» фонды Советы рәисе һәм «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренчә, «Ярдәм» хезмәткәрләре кешеләр белән даими элемтәдә тора һәм шуңа күрә кунакларга һәм реабилитантларга вирус таратмас өчен, коронавирус инфекциясеннән сакланырга кирәк.

«Ярдәм» мәчете Рамазан аен актив рәвештә үткәрергә әзерләнә, аның кысаларында көн саен ифтарлар оештыру планлаштырыла. Шуңа бәйле рәвештә, безгә коллективны һәм ифтар кунакларын коронавирустан сакларга кирәк. Вакцинациядән соң без Рамазан дәвамында күмәк ифтарларны тыныч күңел белән социаль дистанцияне саклап үткәрә алабыз», — дип сөйләде Илдар хәзрәт Баязитов.

Прививка ясатыр алдыннан фондның һәм мәчетнең барлык хезмәткәрләрен табиб карады, ә аннары алар «Спутник V» вакцинасы белән прививка ясаттылар.