Мәскәүдә тагын биш пациентны коронавирустан дәвалаганнар

Бүгенге көнгә Мәскәүдә барлыгы 14 кешене коронавирустан дәвалаганнар.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Мәскәүдә тагын биш пациентны коронавирустан дәвалаганнар. Аларны Коммунаркадагы медицина үзәгеннән чыгардылар. Бу хакта, Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова сүзләренә нигезләнеп, РИА Новости яза.

«Соңгы тәүлек эчендә Коммунаркадан тагын биш кешене коронавирустан дәвалап чыгардык. Алар арасында өлкәннәр юк. Барлык пациентлар да күптән түгел Европа илләрендә булып кайткан, — дип хәбәр итте Ракова журналистларга.