420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Чаллы, 25 март, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары дөньякүләм масштабтагы флешмобка кушылган. Әлеге акциягә кушылган табиблар, коронавирустан саклану максатыннан, халык күп булган урыннарда йөрүдән тыелып, өйдә торырга киңәш итә. Бу турыда шәһәр басмасы хәбәр итә.
«Без сезнең өчен монда калабыз, ә сез безнең өчен өйдә калыгыз!» дип язган алар.
Шуны аңларга кирәк: уртак көч белән генә әлеге вирус хәрәкәтен без туктата алачакбыз, ди табиблар.