IT-өлкә хезмәткәрләре, укытучылар, медиклар башкаларга караганда ешрак авырый

Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, әлеге өч өлкә хезмәткәрләренең йөрәк, ашказаны һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозылуга бәйле проблемалары бар.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). IT-өлкә хезмәткәрләре, укытучылар һәм медиклар башка һөнәр вәкилләренә караганда ешрак авырый, дип хәбәр итә hh.ru сайтына сылтама белән «Известия».

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, һәр өченче эшләүче россияленең йөрәк һәм кан тамырлары белән проблемалары, һәр дүртенче кешенең терәк-хәрәкәт аппараты җитешсезлекләре, һәр бишенчесенең ашказаны авырулары бар.

Еш кына хезмәткәрләр грипп һәм ОРВИ белән авырый — 77%, шул ук вакытта, аеруча IT-өлкәдә, салкын тию белән чирли (90%), ешлык буенча икенче урында — укытучылар (86%), өченчедә — медиклар (77%).

Тикшеренү нәтиҗәләре йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан медиклар (29%) һәм укытучылар (26%) җәфа чигә дип күрсәтте. Профилактик медицина институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, кардиолог Ольга Молчанова моны югары йөкләнеш дәрәҗәсе белән аңлата.

Терәк-хәрәкәт системасы белән проблемалар ешрак IT-өлкәдә (30%), дәүләт структураларында (24%), шулай ук медикларда (23%) очрый. Моның сәбәбе — хезмәткәрләрнең хәрәкәтсез рәвештә озак вакыт утыру.

Шул ук вакытта программистлар һәм система администраторларының калган хезмәткәрләрдән дә ешрак ашказаны белән бәйле проблемалар бар (25%). Икенче урында — медиклар (21%), өченчедә — педагоглар (20%).