news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ДРКБ Татарстан Президенты ярдәме белән пациентларны Төркиягә тернәкләндерүгә җибәрде

Аз керемле гаиләләрдән булган балаларны реабилитацияләү программасын Татарстан Хөкүмәте финанслый.

ДРКБ Татарстан Президенты ярдәме белән пациентларны Төркиягә тернәкләндерүгә җибәрде
ДРКБ

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Валерия Белова). Республика балалар клиник хастаханәсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән церебраль паралич диагнозы куелган кечкенә пациентларның өченче төркемен Төркиягә җибәрде. Бу хакта Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Алла Гомәрова сөйләде.

«Нобель» физиотерапия һәм тернәкләндерү үзәгендә тернәкләндерүгә церебраль параличлы балалар һәм имгәнү, инсульт һәм башка авырулар аркасында терәк-хәрәкәт функциясе бозылган пациентлар җибәрелә. Тернәкләндерү программасына уңай җавап булачак яхшы потенциаллы балаларны җибәрәбез. Төрле күрсәткечләр буенча Төркиягә җибәрә алмаган балаларны Балалар Республика клиник хастаханәсе базасында тернәкләндерәбез», — дип аңлатты клиниканың баш табибы урынбасары.

Тернәкләндерү буенча социаль проект беренче чиратта аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче балаларга исәпләнгән. Нәни пациентлар төркемен җыйганда табиблар комиссиясендә фикер алышалар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100