news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы «ЭпиВакКорона»ны сатып алуны туктаткан

Вакцина белән алга таба тәэмин итү даталары төбәк сәламәтлек саклау органнары вәкилләренә билгеле түгел.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2022 ел башыннан коронавирустан «ЭпиВакКорона» һәм «ЭпиВакКорона-H» вакциналарын төбәкләргә җибәрүне туктатты. Бу Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ммунобиологик даруларын гражданлык әйләнешенә кертүгә рөхсәт реестрыннан күренә.

Фәнни институтларның берсе хезмәткәре «ЭпиВакКорона» вакцинасын кайтарту белән кыенлыклар булуын раслады. Шул ук оешманың башка вәкиле сүзләренчә, «бу вакцинаны җитештерүне туктатып тору турында сөйләргә нигез бар». Бу хакта «Ведомости» газетасы яза.

Басманың Дәүләт Думасында һәм Россия фармацевтика компаниясендә әңгәмәдәшләре препаратның күптән төбәкләргә җибәрелмәвен белдерде.

Газета 85 төбәкнең профильле ведомствосы арасында уздырган сораштыру мәгълүматлары буенча, Федерациянең күпчелек субъектларына «ЭпиВакКорона»ның соңгы партияләре ноябрь ахырында — 2021 елның декабрь башында кергән. Вакцина белән алга таба тәэмин итү даталары төбәк сәламәтлек саклау органнары вәкилләренә билгеле түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100