Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты диспансеризация турында: Ерак авылларга игътибарны арттыру кирәк
«Диспансеризация буенча быел билгеләнгән планнарга ирешергә тиешбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә диспансеризация әһәмияте турында сөйләде. «Ерак урнашкан авылларга игътибарны арттыру кирәк», — диде.
Ул быел министрлыкка авыруларның профилактикасына игътибарны көчәйтергә кирәклеген белдерде.
«Бу сорауда төп роль диспансеризациягә. Халыкны тулысынча колачлау мөһим. Читтәге авылларга игътибарны арттыру кирәк. Дүрт комплекс эшли, киләчәктә тагын берәү булырга мөмкин», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент муниципаль берәмлек башлыкларын, предприятиеләр, министрлык-ведомство җитәкчеләрен диспансеризациянең вакытында үтәлешен тәэмин итүләрен сорады.
Рөстәм Миңнеханов былтыр план буенча диспансеризациягә 677 мең, профилактик тикшерүләргә 173 мең кеше билгеләнгәнен, тик коронавирус сәбәпле яртысы гына тикшерелгәнен әйтте. «Быел билгеләнгән планнарга ирешергә тиешбез. Диспансеризация буенча план — 715 мең, профилактик тикшерүләр буенча 190 мең», — дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз